Без районыбызның укытучылар династиясе турындагы мәкаләләр циклын башлап җибәрәбез. Монда безгә укучыларның “Россия династияләре” исемле IX Төбәкара иҗат һәм проект эшләре конкурсы призеры, Сахаровка мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы (җитәкчесе И.М. Былинцева) Вероника Биляева булыша.
Чишмә башы
Герасимова Клавдия Дмитриевна 1918 елда Иваново өлкәсенең Юрьевск районы, Чапурино авылында туа. Иваново өлкәсенең Вичужск педагогия училищесын тәмамлагач, махсус урта белемле яшь кызларны Чабаксар шәһәренә элемтә полкына җибәрәләр. Анда берничә ай булганнан соң ул өенә кайта һәм шәһәр мәктәбендә эшли. 1946 елның гыйнварында сугыштан кайткан яшь ире аны үзенең туган ягына – ТАССРның Алексеевк районы, Сахаровка авылына алып кайта. Моңа кадәр авылда яшәүне күз алдына да китермәгән Клавдия киң урамнарга, салам түбәле өйләргә, инеш буенда үсеп утыручы талларга, хәтфәдәй яшел чирәм һәм чәчәкләр үсеп утырган болыннарга, үләннәр арасында торучы зур булмаган хуш исле печән өемнәренә кызыксынып карый. Яшь укытучы авылның башлангыч мәктәбендә эшли башлый. Авыл балалары аңа шәһәрнекеләрдән хезмәт сөючәнрәк булып күренә. Нәкъ менә беренче тәэсирләр кызыксыну уяталар һәм фидакарь укытучы эшчәнлегенә нигез салалар. Ул үз эшенә бөтен гомерен багышлый. 1973 елда Клавдия Дмитриевна лаеклы ялга китә. Ул 94 нче яшендә вафат була. Аның ике кызы укытучы эшен дәвам иттерә. Ә бүген аны оныкасы һәм оныкасының кызы дәвам итә.
Кызлары
Клавдия Дмитриевнаның олы кызы Павлова (Герасимова) Надежда Николаевна 1948 елда ТАССРның Алексеевск районы, Сахаровка авылында туа. 1966 елда Алексеевск урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Казан педагогия институтының табигать-география бүлегенә укырга керә, аны 1972 елда тәмамлый. 1967 елда Кыр Шунталысы урта мәктәбенә география һәм биология укытучысы булып урнаша. Анда ул 2007 елда пенсиягә киткәнче 40 ел эшли. 1991 елда “Өлкән укытучы” квалификацион категориясенә ия була. 1983 елда СССР Мәгариф министрлыгы, югары мәктәпләр һәм фәнни учреждениеләр хезмәткәрләре профсоюзы Үзәк Комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2001 елның июненнән - хезмәт ветераны. Бүген Надежда Николаевна лаеклы ялда. Ике кызы бар, аларның берсе үзен мәгариф системасына багышлады.
Клавдия Дмитриевнаның кечкенә кызы Богданова (Герасимова) Нина Николаевна 1954 елда ТАССРның Алексеевск районы, Сахаровка авылында туа. 1969 елда Кыр Шунталысы сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, Чистай педагогия училищесына укырга керә. Аны 1972 елда тәмамлый. Шуннан соң Казан шәһәрендәге балалар бакчасына тәрбияче итеп җибәрелә. Анда 10 ел эшләгәннән соң читтән торып Казан педагогия институтының филалогия факультетын тәмамлый, 89 һәм 85 нче мәктәпләргә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып күчә. Анда ул 35 ел эшли. Шуның 20 елын завуч булып.
Нины Николаевнаның укучылары район, шәһәр һәм республика олимпиадаларында ничәмә-ничә тапкырлар призлы урыннар яулыйлар. Нина Николаевна риторика буенча методика эшли, аның эшләре ИПКРУ линиясе буенча бастырып чыгарыла. Ул коллективта, укучылар һәм аларның ата-аналары арасында зур хөрмәт казанды. Нины Николаевнаның оныкасы Настя КФУда “Башлангыч сыйныфлар һәм инглиз теле” факультетында укый һәм педагоглар династиясен дәвам иттерергә хыяллана.
Оныкасы -
Клавдия Дмитриевнаның оныкасы Долганова (Павлова) Марина Александровна 1972 елның 8 апрелендә ТАССРның Алексеевск районы, Сахаровка авылында туа. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң Каандагы 1 нче педагогия училищесына укырга керә. Өченче курста Тәтеш педагогия училищесына күчә. 1991 елда аны уңышлы тәмамлап, кияүгә чыга. Аннары Тәтеш районының Монастырь урта мәктәбенә география һәм тарих укытучысы итеп алына. Анда 10 ел эшли. 2001 елда Марина Александровна туган авылына кайтып, “Кояшкай” балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. 2013 елда Сахаровка урта гомуми белем бирү мәктәбенә уку-тәрбия эше буенча директор урынбасары һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күчерелә. Шул ук елда әлеге мәктәп директоры итеп билгеләнә, бу эштә бүген дә хезмәт куя.
Оныкасының кызы
Герасимова Клавдия Дмитриевнаның оныкасының кызы Долганова Юлия 1997 елның 14 октябрендә туа. 2013 елда Сахаровка мәктәбендә тугыз сыйныф тәмамлаганнан соң, әнисе эзеннән китеп, Тәтеш педагогия көллиятенә (хәзер гражданнарны яклау көллияте) музыка бүлегенә укырга керә. Уку йортын бишлегә генә тәмамлый. Хәзерге вакытта эшен уку белән берләштереп, Ульяновск педагогия институтында дефектология факультетында читтән торып укый. Казан шәһәренең “Кыңгырау” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли.