Яшь комбайнчының чираттагы җиңүе

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Узган ял көннәрендә без Арчада булып кайттык. “Хезмәт кешесен данлыйк!” конкурсы “Арча агросәнәгать һөнәр колледжы” мәйданчыгына Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчыларын җыйды. Безнең районнан “Хузангай” ЧҖҖдан яшь комбайнчы, әлеге конкурста беренче тапкыр гына катнашучы Пётр Зайцев барды. Бу юлы ул “Иң яхшы практик күнекмәләр” номинациясендә җиңүче булды. Бүләкләү тантанасында булып, кайтыр юлга чыктык. Ике сәгать эчендә күп нәрсә турында сөйләшергә өлгердек.
– Киләсе елда җиңү өчен бөтен тырышлыгымны куячакмын, – ди Петр. Күреп торам, нәтиҗәсеннән канәгать түгел. Яхшырак та булдыра алуын белә. Ләкин холкы аркасында (ә ул бик уңай һәм яхшы кеше) боекмый. Аңардан нәрсә, ничек икәнен сораштырабыз, грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләре белән рәсемгә төшүен сорыйбыз (шунсыз була да алмый).
– Мин андый нәрсәләрне яратмыйм, – дип сукрана ул. – Бүләкләү тантанасыннан соң телевизиончылар миннән интервью алдылар. Алардан ничек кенә качарга тырышсам да, китә алмадым (көлә). Менә бүген телевизордан күрсәтергә тиешләр. Бер нәрсә яхшы – әти-әнием сөенәчәк.
– Өеңдә хуҗалыгың зурмы? – дип кызыксынабыз.
– Хуҗалык зур: сыер, үгезләр, тавыклар, казлар, дуңгызлар – бар да бар, – дип җавап бирә Петр.
– Ничек барысына да өлгерәсең? – дип сорыйбыз. – 4 нче курста укыйсың, кызу эш өсте, аннары урып-җыю, шуннан соң туңга сөрү. Өеңдә ферма...
– Авылда әле тагын сыер көтүен дә көтәбез, – дип өсти, – өлгерәм. Хуҗалык – әти-әни өстендә. Алар бик хезмәт сөючән, уңган кешеләр. Моңа мине дә өйрәттеләр. Мин кичләрен бер-ике сәгатькә терлекләр янына чыгам: йортны чистартам, малларга азык салам, су бирәм, эшләрнең очы-кырые юк…
– Эшләрнең очы-кырые юк, дисезме?! – дип гаҗәпләнәбез. Петр Зайцев кебек кешеләр өчен җирдә эшләү – тырышлык таләп итә торган эш түгел. Бу – яшәү рәвеше. Героебыз сөйләвен дәвам иттерә:
– Әле мин бала чакта ук әтидән гомердә беренче тапкыр авыл көтүен көтәргә алып баруын сорадым. Элек терлекләр саны күп иде, хәзер азрак. Иртән уянам да, өйдә үзем генә булуымны, миннән башка китүләрен, уятмауларын аңлыйм. Бик нык хәтерем калды. Ә өлкәнәя төшкәч, бөтен нәрсәгә өйрәнү өчен нишләп шулай ашыктым икән, дип уйлыйм. Мин хәтта бала чакта сыер саварга да өйрәндем.
Петр юл буйлап кайтканда автомобиль тәрәзәсеннән көзге культуралар басуларына карап-карап ала. Ә үзе, менә монда югалтулар бар, безнең хуҗалыкларда андый югалтулар юк, – дип фикер йөртә.
Кызык, бу кеше алдында бөтен тормыш рәвешенә авыл хуҗалыгы хезмәте сеңгәндә нинди һөнәр сайлыйм икән, дигән уй булдымы икән? Ул юрист яки икътисадчы булырга хыялланмаганмы?
Без аңардан бу хакта сорап тормадык: ничек җавап бирәсе болай да аңлашыла иде инде. Ул туганда ук игенче булып туган, яшь булса да, күңеле белән җиргә береккән. Җирдә эшләүгә зур җаваплылык белән караучы шундый фидакарь хезмәтчәннәрдә тора да инде авыл хуҗалыгы тармагы.
Постскриптум. Юлда кайтканда (ярый әле үзебезнең Алексеевск ягында) автомобилебезнең тәгәрмәче тишелде. Петр монда да үз эшен эшләде: тишелгән тәгәрмәчне бер минутта запас тәгәрмәчкә алмаштырып куйды. Аңа ни тора? Ул кырда комбайннар белән эш итә бит. Менә шундый хезмәт кешесе инде ул. Андый кеше белән беркайда да югалмыйсың.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International