Татарстан Республикасы туризмы буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов Алексеевск икмәген бәяләде, нәфис әйберләр туку фабрикасына барды һәм Алексеевск районында Милләтләр кроссында катнашты.
Район кунаклары, “Эдем” производствосында булып, ипи-күмәч әйберләрен пешерү һәм сату нечкәлекләре турында белделәр, шулай ук җирле товар җитештерүчеләр прдукциясенең тәмен татып карадылар. Экскурсияләр визиты Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасында дәвам итте. Директор Елизавета Терентьева халык һөнәрләренең традицион төрләре, тарихи бизәкләрне яңарту, шулай ук әлеге производствоның бизнесы турында сөйләде. Эштә – традицияләрне һәм күләмнәрне саклап калу, планнарда – музей һәм сату базарын киңәйтү.
Шимбә көн вакыйгалары, шулай чиратлашып, быел урманда чаңгы базасында узган Милләтләр кроссы белән дәвам итте. Бөтенроссия йөгерү көнендә төрле яшьтәге һәм спорт әзерлеге төрле дәрәҗәдә булган алексеевскилылар катнашты. Катнашучыларның гомуми саны 400 дән артык кеше тәшкил итте.
Шушы массакүләм йөгерүчеләр бәйрәме кешеләргә ошады. Моны шул факт та раслый: ел саен анда катнашучылар саны арта, ә стартка беренче тапкыр чыгучыларның күбесен киләчәктә йөгерү һәм сәламәт яшәү рәвеше белән нык дуслык бәйләячәк.
Чарадан күп кенә фоторәсемнәрне безнең ВКонтакте дагы төркемебездән, шулай ук zaria_alekseevskoe_rt. Инстаграмында «Заря» аккаунтында табарга була. Кушылыгыз.