Районыбыз мәчете гарәп теленә өйрәтү буенча мәчет каршында эшләп килүче мәдрәсәдә укулар башлану турында хәбәр итә.
Гарәп теле дәресләренә теләге булган бөтен кеше чакырыла, яшьтә чикләүләр юк.
Укуны дәвам итүчеләр укуларга 2 октябрьдә, сишәмбе көнне киләчәк, хатын-кызлар төркеме – иртәнге 9да һәм кичке 5 тә; ир-атлар төркеме – кичке 5 тә;
укуны яңадан башлаучылар 3 октябрьдә: хатын-кызлар – иртәнге 10 нчы яртыда һәм кичке 5 тә; ир-атлар кичке 7 дә киләчәк. Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибенә мөрәҗәгать итәргә.