Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Советы Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итә.
Конкурс 2018 елның 12 октябрьдә иртәнге 10 да Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты бинасында (Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 1 нче йорт) булачак.
Кандидатлардан документлар 2018 елның 19 сентябреннән 2018 елның 10 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурс турында мәгълүматны эш көннәрендә иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр 2-55-00 телефоны буенча алырга мөмкин.
Конкурсны үткәрү шартлары, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар, Башкарма комитет җитәкчесе белән төзелә торган килешү проекты Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының рәсми сайтында мәгълүмати-телекоммуникацион интернет челтәрендә “Кадрлар сәясәте” бүлегендә урнаштырылды.