Алексеевск районында хәтер вахтасы

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

“Правослау инициативасы”  Бөтенроссия кече грантлар конкурсының грант ярдәмендә “Килешү һәм бердәмлек”-2018” исемле эзләү экспедициясе Алексеевск районының Войкино авылы янында бара. Гражданнар сугышы корбаннары мәетләрен  җир өстенә чыгару, аларны җирләү урынында истәлек билгесе кую – эзләүчеләрнең максаты шул.

  Биредә үк параллель рәвештә  Чистай эзләүчеләре тәкъдим иткән Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе кораллары күргәзмәсе дә уза. Бүген Алексеевск, Лаеш, Чистай, Тукай, Спас, Әлки районнары һәм Казан шәһәренең эзләү отрядларын Алексеевск районының район Советы депутаты Рәмис Кәбиров сәламләде.

Хәтер вахтасы октябрьдә “Борынгы Биләрнең яшьлеге” исемле конференция белән төгәлләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International