“Минем елларым – минем байлыгым” республика конкурс-фестиваленең зона этабы

2018 елның 14 сентябре, җомга

Минем елларым – минем байлыгым

Нәкъ менә бу вакытларда Алексеевскида картлар һәм инвалидлар интернат- йортларының социаль хезмәтләр алучылары арасында “Минем елларым – минем байлыгым” республика конкурс-фестиваленең зона этабы уза. Район мәдәният йортында Татарстанның 8 районы: Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнары вәкилләре җыелды. Артистлар тамашачыларны төрле номинацияләрдә : вокал, хореография, нәфис сүз һ.б.номинацияләрендә матур иҗади номерлары белән сөендерәләр.Чыгыш ясаучылар сәхнәгә чыгарга әзерләнгән арада тәнәфесләрдә  фестиваль кунаклары өчен район мәдәният йортының "Радужная фантазия" исемле театр төркеме чыгыш ясый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International