Алексеевск муниципаль районында өченче чакырылыш Татарстан Республики Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге муниципаль берәмлеге Советының XXVI утырышы булды

2018 елның 14 сентябре, җомга

 Алексеевск муниципаль районында  өченче чакырылыш Татарстан Республики Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге муниципаль  берәмлеге Советының   XXVI утырышы булды.    

 9 сентябрьдә Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә 8 нче бер мандатлы сайлау округы буенча сайлаулар булып узды. Алексеевск шәһәр җирлеге Советы депутаты итеп Демидов Сергей Анатольевич сайланды һәм билгеләнгән тәртиптә теркәлде.  Сергей Анатольевичка депутат таныклыгын территориаль сайлау комиссиясе рәисе Хөснетдинов Рөстәм Рафик улы  тапшырды.

 Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгы вазыйфасына кандидат өчен тавыш бирүдә депутатлар бертавыштан  8 нче сайлау округыннан депутат Демидов Сергей Анатольевич  кандидатурасны хупладылар.

 Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге муниципаль берәмлеге Уставы нигезендә Алексеевск шәһәр җирлеге Советы Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгы итеп Демидов Сергей Анатольевичны сайларга карар итте.
Шулай ук утырыш барышында Алексеевск муниципаль районы Советына  Алексеевск шәһәр җирлеге Советы вәкиле итеп Кәбиров Рөстәм Рәшит улы сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International