Гражданнарга төрле мәсьәләләр буенча теге яки бу дәүләт органына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Аларның һәркайсы үзенчә индивидуаль һәм җентекле карауны таләп итә. Шул уңайдан Татарстан Росреестры гражданнарның мөрәҗәгать итү тәртибен аңлата. Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең үзәк аппаратына мөрәҗәгатьне түбәндәге ысуллар белән җибәрергә мөмкин:
Гражданин андый мөрәҗәгатькә кирәкле документлар һәм материалларны электрон рәвештә теркәргә яки күрсәтелгән документлар һәм материалларны яисә аларның күчермәләрен язма рәвештә җибәрергә хокуклы.
Гражданнар шәхси һәм коллектив мөрәҗәгатьләр җибәрә алалар. Игътибар: электрон рәвештә җибәрелә торган мөрәҗәгатьләр ТР буенча Росреестр Идарәсе электрон почтасының рәсми адресын, “Граҗданнар мөрәҗәгатьләре” сайты сервисын үтеп китеп, карауга килмиләр. Гражданнарга мөрәҗәгатьләрне карау мәсьәләләре буенча мәгълүмат алу тәртибе.
Мөрәҗәгатьләрне карау мәсьәләләре буенча мәгълүматны көн саен эш көннәрендә дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр һәм җомга көнне иртәнге 8 дән кичке 4 тулырга 15 минутка кадәр 8(843)255-8(843)24-59, 8(843) 255-24-56, 8(843)255-24-57 телефоннары буенча алырга була.