Алексеевск үзәк балалар китапханәсендә бөек рус язучысы Л.Н. Толстойның юбилеена карата “Бөтен заманда данлыклы!” («Славен
во все времена!») исемле чара булып узды.
Чарада 2 нче Алексеевск урта гомумбелем бирү мәктәбенең өч сыйныф укучысы катнашты. Язучының тормышына һәм иҗатына багышланган тәкъдир итү булды. Балалар өчен “Толстой бакчасы” («Сад Толстого») дигән сайланма истәлекләреннән өзекләр укылды.
Балалар бөек язучының балалар өчен язылган әсәрләр, әкиятләр, мәсәлләр, хикәяләр турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чара азагында Лев Толстойның «Филипок» хикәясе буенча төшерелгән мультфильм күрсәтелде.