Левашево авылындагы чиркәүгә гөмбәз куелды
Апостолга тиң изге Владимир кенәз чиркәве янына яңарып киткән түбәгә тәре кую шаһитлары булу өчен авыл кешеләре җыелды. Чиркәүне авыл халкы яңартты, халык өч ел эчендә үз акчасына ишекләр, тәрәзәләр куйды, түбәсен япты. Тәре һәм гөмбәз ясап куюда "Керамика-Маркет" предприятиесе зур ярдәм күрсәтте.
Аларны куяр алдыннан чиркәү янында гыйбадәт кылынды, тәре белән гөмбәз изгеләндерелде. Алексеевск округы благочинные, протоиерей
Павел Чурашов авыл кешеләрен шушы шатлыклы вакыйга белән котлады. Павел атакай чиркәү тарихы турында искә төшереп үтте:
1936 елда ул мәсхәрә ителә һәм ябыла. Һәм менә җирле җәмәгатьчелек вәкилләре, энтузиастлар көче белән аны торгызу эшләре башлана. Бүгенге вакыйга әһәмиятле, димәк, чиркәү яшәячәк, матур төсләр чәчеп балкыячак. Мин бу эшне башлаган кешеләргә рәхмәт әйтәм. Бүген без күрә торган нәтиҗәләр кыйммәт тора. "Керамики-Маркет" җитәкчесе Алексей Алексеевичка да хәйрия ярдәме өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бу эшкә үзләренең хезмәтен куйган бөтен кешегә Аллаһы Тәгали әҗер-савабын бирер.
– Бүген чиркәүгә җан өрелү барыбыз өчен дә зур шатлык, – дип җыелучыларга мөрәҗәгать итте җәмгыять активисты Людмила Чернова. – 2015 елдан без аны акрынлап кына торгыза башладык. Хәзер олы юлдан үткән-барганнар да тәре белән гөмбәзне күреп алачаклар һәм чиркәвебез яшәвен беләчәкләр. Акчаны авылның бөтен кешесе һәм якташларыбыз җыйды. Без бигрәк тә район хакимиятенә һәм Дәүләт Советы депутаты Алексей Алексевич Демидовка рәхмәтле.
Чиркәү яшәячәк.