Лев Толстой Алексеевск ягында. 1812 елгы Ватан сугышы темасы бөек язучы иҗатында

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

 9 сентябрьдә Алексеевск туган як музеенда Л.Н. Толстойның 190 еллыгына багышланган “Лев Толстой Алексеевск ягында. 1812 елгы Ватан сугышы темасы бөек язучы иҗатында” (Лев Толстой в Алексеевском крае. Тема Отечественной войны 1812 года в творчестве великого писателя") исемле тематик чара булды. Музейга Алексеевск штб.ның “Йолдыз” хәрби-тарихи  клубына йөрүчеләр чакырылды. Алар районыбызның тарихи элемтәләре турында рус әдәбияты даһиеның биографиясеннән белделәр, шулай ук “Сугыш һәм тынычлык” романына иллюстрацияләр” ("Иллюстрации к роману "Война и мир") исемле открыткалардан ясалган вакытлы күргәзмә белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International