Юлларда куркынычсызлык – көн үзәгендәге темаларның берсе. Ә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре аеруча да актуаль. Бу балалар бакчасыннан башлана.
Сентябрь башында Алексеевскидагы 3 нче “Әтәчкәй” балалар бакчасында “Игътибар: балалар!” республика акциясе кысаларында узган “Балалар юл-транспорт фаҗигасенә каршы” акциясе старт алды. Бакчада атна буена әңгәмәләр, дәресләр, күзәтүләр булып узды. Балалар педагоглар белән бергә юлда булырга мөмкин булган хәлләрне карадылар һәм моны ничек булдырмый калырга икәнен карар иттеләр.
“Машина йөртүчеләр, уяу булыгыз!” акциясендә балалар өчен иң истәлекле вакыйга булды, аны педагог Ольга Вячеславовна Лёвшина һәм өлкән тәрбияче Наталья Александровна Шалкинская үткәрде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы акциясендә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Хәсәнов Илшат Рашат улы ярдәмче булды. Бу акциягә мәктәпкә әзерләү төркеме балалары алдан ук әзерләнделәр: юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында чакыруларны өйрәнделәр, белешмәлекләр әзерләделәр. Юл кырыенда хезмәткәр килүче транспортны туктатты, ә балалар – патруль хезмәте командасы әгъзалары машина йөртүче янына килеп, белешмәлекләр тапшырдылар һәм аларга юлда бик тә игътибарлы булырга кирәклек турында искә төшерделәр.
Педагоглар юлларда җәрәхәтләнүне булдырмау эшен моннан соң да дәвам иттерәчәкләр, чөнки мондый чара тәрбияләнүчеләрдә юлда үз-үзеңне аңлы тотуны гына түгел, ә бәлки җәяүле культурасын да формалаштырачак, бу куркынычсызлык нигезе булып тора.