Әлеге гадәти булмаган йөгерүдә төрле яшьтәге 60 тан артык спортчы катнашты. Өч километрлы йөгерү башланыр алдыннан анда катнашучылар тренер Сергей Вангаев һәм район мәдәният йорты кызлары җитәкчелегендә тәннәрне бераз яздырып алдылар. Дистанцияне шәхси һәм гаилә зачетында уздылар.
Устиновлар иң тиз йөгерүче гаилә булып чыкты, икенчеләр булып Дырыгиннар килде, өченче урында – Леонтьевлар. Алексей Вангаев белән Александр Кулемин – шул рәвешчә, икенче һәм өченче урыннарда. Хатын-кызлар арасында Ирина Фионина абсолют лидер булды. Рәзинә Әхмәтҗанова белән Алсу Нәҗметдинова икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.
Александр Кулемин белән Ольга Монина иң олы катнашучылар булсалар, Риана белән Рияз Гатауллиннар иң яшь катнашучылар иде. Иң актив һәм күп санлы гаиләләр дип Сергеев-Терентьевлар гаиләләре танылды. Җиңүчеләр һәм катнашучылар химаячеләрдән призлар: "Кукмара" савыт-сабасы һәм Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы әйберләре, ә балалар тагын тәмле призлар алдылар. Спорт кичәсен матур фейерверк тәмамлады.