Хокук ярдәме күрсәтү көне кысаларында гражданнарны кабул итү булды

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 4 сентябрендә Алексеевск муниципаль районы хакимияте бинасында  алиментлар түләтүдә хокук ярдәме күрсәтү буенча бердәм гражданнарны кабул итү көне булды. Анда район прокуратурасы, опека һәм попечительлек, суд приставлары, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэин итү бүлеге вәкилләре катнашты.

Кабул итүдә дүрт кеше ирләреннән алимент түләтү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүче һәркем квалификацияле юридик ярдәм алды, Татарстан Республикасының башка районнары суд приставлары бүлекләренә запрослар әзерләүдә ярдәм ителде, шулай ук бер намуслы алимент түләүчегә эшкә урнашырга булышлык күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International