Татарстан Республикасы Президенты Алексеевск уңганнарының осталыгын бәяләде.
Воскресение чиркәве хезмәткәрләре Алексеевск районын Казанда булып узган «Мозаика культур» этноконфессиональ фестивалендә тәкъдим итте.
Галина Котова һәм Наталья Федоренко фестиваль кунакларына “Кедр” остаханәсендә ясалган иконаларны һәм чиркәү кирәк-яракларын тәкъдир итте. Күргәзмәдә шулай ук руханиларга киемнәр тегә торган остаханә әйберләре дә куелган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск күргәзмәсен югары бәяләде, ул аны “Алексеевск чаң тавышлары” кыңгырау чыңы фестивале символикасыннан ук танып алды. Казан һәм Татарстан метрополиты Феофан да экспозиция белән танышты.