Татарстанда яңа уку елында алты мәктәп (3 мәктәп – Казанда һәм берәр мәктәп - Татарстанның Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Теләче районнарында) ачылачак.
2018 елның 23 августында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Олег Машковцев рәислегендә Идел буе федераль округы төбәкләренең гомуми белем бирү учреждениеләрен яңа 2018-2019 уку елына әзерләү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында округ киңәшмәсе булып узды.
Чарада эшчәнлекнең тиешле өлкәсендә кураторлык итүче төбәк башкарма органнары җитәкчеләре, Роспотребнадзор, Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары вәкилләре катнашты.
2018-2019 уку елында Идел буе федераль округында укучылар саны 3,2 млн. кешедән арткан 9639 гомуми белем бирү оешмаларының эшләве планлаштырыла. Уку елы башыннан Идел буе федераль округының 10 төбәгендә 26 яңа мәктәп (Башкортостан Республикасында – 8, Татарстанда – 6, Мордовиядә, Пермь краенда, Самара һәм Саратов өлкәләрендә – 2 шәр, Киров, Оренбург һәм Пенза өлкәләрендә – 1 әр) ачылачак.
Округның барлык төбәкләрендә укучыларны федераль исемлеккә туры килүче бушлай дәреслекләр комплекты белән 100 процент тәэмин итүгә ирешү уңай нәрсә булып тора. Олег Машковцев шулай ук янгын каравылы подразделениесендә автомат янгын сигнализациясенең эшләве турында сигнал тапшыргыч белән җиһазланмаган объектлар санының кимүе турында да билгеләп үтте. Мәсәлән, яңа
2017-2018 уку елында сигнал тапшыргыч белән тәэмин ителмәгән 617 объект исәпләнсә, бу уку елы башына округның биш төбәгендә (Башкортостан Республикасы, Киров, Оренбург, Самара һәм Саратов өлкәләре) 305 объект исәпләнә.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Олег Машковцев аерым игътибарны гомуми белем бирү учреждениеләрендә саклау, видеокүзәтү һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә бирде.
Округның кайбер төбәкләренә күзәтчелек органнары тарафыннан ачыкланган бозуларны вакытында бетерү эшен активлаштырырга кушылды.
Видеоконференция барышында округ төбәкләреннән киңәшмәдә катнашучыларның яңа уку елына мәктәпләрне әзерләү белән бәйләнгән проблемалы мизгелләр буенча чыгышлары тыңланды. Идел буе федераль округы төбәкләрендә гомуми белем бирү оешмаларын комиссия расланган график нигезендә кабул итә һәм аны бу елның 31 августына кадәрге срокта төгәлләү планлаштырыла.