800!  Бүген Алексеевск районының Коры Көрнәле авылы  барлыкка килүенең сигез гасырлык юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 25 августы, шимбә

800!  Бүген Алексеевск районының Коры Көрнәле авылы  барлыкка килүенең сигез гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм көнендә  авыл мәдәният йорты кунаклар белән тулы зал җыйды. Авылдаш-якташлар республиканың, илнең төрле якларыннан кайткан иделәр.  Очрашу шатлыгыннан һәм җылы итеп кочакланышканнан соң авыл җирлеге башлыгы Хәмит Медведев чыгыш ясады. Ул якташларын истәлекле вакыйга белән котлады һәм бәйрәм концертына чакырды. Авыл мәдәният йорты кунакларны ипи-тоз белән каршылады:  мәдәният йортының ишек төбендә кызлар һәм егетләр милли киемнәрдән кунакларны традицион татар ашлары белән сыйладылар, ә эчтә бөтен кешене тәм-томнар белән кайнар чәй көтеп тора иде.

Тамаша залы акрынлап кына халык белән тулды. Милли аһәңле көй агылды. Җирле үзешчән артистлар  туган авыллары тарихы, аның яшәешенең чишмә башы турында сөйләделәр. Татарстан Республикасының халык артисты Фердинанд Сәлахов,  опера һәм балет театры артисты, “Татар җыры” фестивале лауреаты Ярамир Низаметдинов көчле алкышларга күмелде. Сәхнәдә шулай ук  Зөһра Шәрифуллина, Рәшит Сабиров һәм Азат Хәлилов та балкыды.

Район җитәкчесе Сергей Демидов исеменнән авылның үсүенә һәм чәчәк атуына үз өлешләрен керткән авыл кешеләренә  Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм концертыннан соң кешеләр әле бик озак таралышырга ашыкмады. Сөйләшер сүзләр күп иде, чөнки мондый бәйрәмнәр якташларга бергәләп җыелырга, ата-бабаларының истәлеген, үз тарихларын хөрмәтләп искә алырга һәм киләчәк буыннарга үгет-нәсихәт бирергә бер сәбәп ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International