- Хөрмәтле мөселманнар! Сезне чын күңелдән изге һәм иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете белән котлыйм!
- Бу - һәр мөселман өчен озак көтеп алынган дини бәйрәмнәрнең берсе, ул Исламның бөек әхлакый идеалларын: шәфкатьлелек, үзара хөрмәт итешү, мохтаҗлар турында кайгыртуны гәүдәләндерә.
Күп гасырлык традицияләргә ия булган изге Корбан гаете яхшы һәм якты хисләр белән сугарылган, ул кешеләрне бер-берсенә якынайтуга, җәмгыятьтә шәфкатьлелек һәм миһербанлылык идеалларын раслауга хезмәт итә, дини гореф-гадәтләргә һәм кануннарга ихтирам тәрбияли.
Бу бәйрәм һәр өйгә, һәр гаиләгә җылылык һәм шатлык, татулык һәм муллык, тынычлык һәм иминлек алып килсен!
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, якты бәйрәм кәефе, иминлек һәм яхшы башлангычларыгызда уңышлар телим.