Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков Алексеевскиның барлык мөселманнарын Корбан гаете белән котлый:
- Бу бөтен дөнья мөселманнарының иң мөһим бәйрәмнәреннән берсе. Ул файдалы эшләр кылуны, мохтаҗлар турында кайгыртуны, шәфкатьлелекне гәүдәләндерә. Тирә-юнеңдәге кешеләрне яратмый торып, иманыбыз камил булмаячак. Изге эшләрне күбрәк кылыгыз, сезнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында онытмагыз.
Шушы якты бәйрәм көнендә сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, күркәм башлангычларыгызда уңышлар телим. Өйләрегезгә шатлыклы хәбәрләр генә килеп орсын, иминлек, тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте көндәлек тормышыгызда юлдаш булсын. Сезне район мәчетләрендә бәйрәм намазына чакырып калам, ул иртәнге 5 нче яртыда укылачак.