Малайлар һәм кызлар тәрбия эше буенча директор урынбасары Роза Закированың тәкъдименә җавап итеп, елга буена юл тоттылар.
Коену сезоныннан соң Павелкин һәм Халев урамнары арасындагы пляж участогында алексеевскилылар үзләреннән соң бик күп чүп-чар ташлап калдырганнар. Алтынчы сыйныф укучылары ял итү урынында бөтен җаваплылыкны тоеп тәртип урнаштырдылар, алар пакетлар, төрү кәгазьләре, пластик һәм пыяла шешәләр салынган дистәләрчә чиләк чүп-чарны илтеп ташладылар. “Чиста яр” акциясендә барлыгы 23 укучы катнашты.
Ни кызганыч, пляжда чисталык проблемасы елдан-ел элеккечә кала, киресенчә, бистә кешеләре һәм кунаклары көче белән тирәнәя генә бара. Мөгаен, әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган яшь буын гына киләчәктә бу хәлне үзгәртә алыр.