Алексеевскилылар тарихи реконструкцияләүдә катнаштылар

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

 

Алексеевск егетләре  Бөек Ватан сугышы эпизодларының берсен тарихи реконструкцияләүдә катнаштылар. 9 Май -  безнең һәркайсыбыз өчен изге көн. Бу -  немец-фашист илбасарлары белән аяусыз көрәштә Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган әтиләребез, бабаларыбыз , карт бабаларыбызның бөек батырлыгын искә алу көне. Әлеге тамаша чарасы алдан планлаштырылып, югары дәрәҗәдә үткәрелде. Тамашачылар алдында  сугыш хәрәкәтләре җәелеп китте, алар ул заманның атмосферасына чумарга мөмкинлек бирде. Реконструкцияләүдә сугыш еллары формасы кигән 60 тан артык кеше катнашты. Әлеге чара җирлек кешеләре һәм кунаклары хәтерендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International