«Десантник» хәрби-патриотик лагере сменасы кысаларында «Свет миру» яшьләр правослау хәрәкәтендә катнашучылар Геннадий Савиных һәм Егор Чурашов 800 метр биеклектән сикерделәр.
- Минем күптәнге парашюттан сикерү хыялым тормышка ашты. – Сикерер алдыннан куркыныч булмады. - Тыныч кына атладым. Очкан вакытта гүзәллеккә сокланып туя алмадым. Хәзер 3 яки 4 мең метрны буйсындырырга уйлыйм.
- Хис-тойгылар әйтеп тә, сөйләп тә бетергесез, миңа бик ошады, бигрәк тә җиргә беренче орыну. Очкан вакытта тын кысыла, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Геннадий.