Алексеевскида Һава-десант гаскәрләре көнен бәйрәм итәчәкләр

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Иртәгә, 2 августта, в Алексеевск районында Һава-десант гаскәрләре көнен бәйрәм итәчәкләр.

Чиркәү мәйданында Һава-десант гаскәрләренә багышланган бәйрәм концерты булачак.

 Бәйрәм чаралары башланыр алдыннан гыйбадәт кылыначак һәм Мәңгелек ут янындагы обелискка чәчәкләр куелачак. Традиция буенча бәйрәм колоннасы Алексеевск урамнарыннан узачак.

 Чиркәү мәйданында кыңгырау чыңы Һава-десант гаскәрләре көненең  төп программасын ачачак.

 Алексеевск, Казан һәм Чистай вокалчыларының чыгышлары көтелә.

 Махсус кунаклар:

 Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, үз җырларының авторы һәм  композитор-җырчы Александр Калашников;  «Music of Old Riga» (Иске Рига музыкасы) Халыкара фестивале лауреаты, Латвиядә "Five Stars" Халыкара эстрада башкаручылары конкурсында җиңүче Лира Ларинская; Киевта "X-ФАКТОР" проекты лауреаты, "Надежда Шансона России" титулы иясе, ШАНСОН йолдызы җырчы ТАТЬЯНА АНДИНА.

 Һава-десант гаскәрләре көне кичке 10 да Чиркәү мәйданында бәйрәм фейервергы белән тәмамланачак.

Алексеевск кешеләрен десантчылар белән бергә лаеклы бәйрәм шатлыгын уртаклашырга чакырабыз.

Кичке 7 дә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International