Алексеевск районы эшмәкәрләре ТР Икътисад министрлыгы үткәргән эшлекле иртәнге аш вакытында үсеш юлларын һәм формаларын тикшерделәр.
“Бизнес-десант” проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Оазис” сәүдә комплексында районның бизнес бергәлеге вәкилләре дәүләт ярдәме чаралары һәм бизнеска яңа дәрәҗәгә чыгарга булышучы кораллар турында белделәр. Чистай бизнес-инкубатор үзәге җитәкчесе Вадим Мясников һәм семинарны алып баручы Светлана Туктамышева микрокредит бирүнең, “Лизинг-грант" программасында катнашуның өстенлекләре һәм экспортерлар ярдәме турында сөйләделәр. Чит ит базарларына чыкканда алып баручылар аерым игътибарны моның эшкәмәрләр өчен үз мөмкинлекләрен киңәйтү һәм табышларын арттыру мөмкинлеге икәненә басым ясадылар. Алар фикеренчә, биредә интернет-сәүдә төп корал булып тора, алар бизнесменнарны аның нигезләренә өйрәтергә әзерләр.
Алексеевск эшмәкәрләре, кунаклар белән аралашып, ваклап сату сәүдә базарларын киңәйтергә киңәш иттеләр. Моңа Вадим Мясников хәзерге икътисадый шартларда бизнес сыгылмалы булырга тиеш, дип җавап бирде:
– Дөнья үзгәрәчәк, без дә үзгәрергә тиеш булачакбыз. Даими төстә укырга һәм үсәргә кирәк.