Татар кухнясы бик күп төрле ашамлыклардан, өстәвенә беренче һәм икенче ашамлыклардан гына түгел, ә бәлки сөт, әче сөт ризыкларыннан да тора. Ә иң мөһиме, ул таба ашларының байлыгы белән дә мактана ала. Шәһәрләрдә генә түгел, ә бәлки авылларда да туклану культурасына йогынты ясаучы хәзерге цивилизация факторларына да карамастан, Алексеевск районы татарларының кулинария гореф-гадәтләренә ул бик аз тәэсир иткән.
Район икътисад бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева, “Эдем” директоры Гөлнур Сафина һәм комиссия әгъзалары катнашкан чарада “Каенкай” кафесы белгечләре биредә һәртөрле татар кухнясы ризыклары әзерләгәннәр. Ышаныч белән әйтергә мөмкин: алар барысын да иң югары дәрәҗәдә пешергәннәр – музыка уйнап тора, ризыкларны тәкъдир итү, ә иң мөһиме, әлеге ризыкларның милли кухняга – милли традицияләргә туры килүе. Менюга кыстыбый белән тутырма, пилмән, татарча ит, төрле пешкән ризыклар, катык, каймак, чәк-чәк, татлы кош теле, җәймәләр һәм күп кенә башкалар кертелгән иде.
Россия – бик зур дәүләт, биредә төрле милләт вәкилләре яши, – ди Татьяна Сергеева. – Күп милләтлелек танышу һәм төрле мәдәниятләрнең үзенчәлекләренә үтеп керү мөмкинлеге бирә. Бу биредә дус һәм тату яшәүче төрле этносларның кулинария серләренә дә кагыла. Россия Федерациясендә барлыгы 176 милләт яши һәм аларның һәркайсының үзенең кулинария традицияләре бар. Безнең районда исә 31 процент татарлар яши. Бары тик Россиядә генә иң төрле, кайчак татар халкының чәк-чәгеннән алып, төрле халыкларның шактый экзотик, мәсәлән, японнарның строганинына (туңдырылган свежий балык яки яңа суйган ит) кадәр иң төрле ризыкларны татып карарга була. Анысы инде төрле милли төркемнәрнең шедеврлары күптән кушылып-буталып бетте, ләкин шуңа да карамастан, гомер бакый халык ашларын әзерләүнең борынгы традицияләре сакланып калган һәм буыннан-буынга күчеп килә.
Резида Ястребова белән Венера Маркова милли татар кухнясы турында сөйләделәр:
– Татар халкының кулинария сәнгате үзенең милли һәм мәдәни традицияләренә бай. Без Татарстанда яшәгәнлектән, туган ягыбызның мәдәниятен хөрмәт итәбез. Безнең барлык кафеларыбызда меню күбесенчә татар ашларыннан тора. Болар – токмачлы аш, өчпочмак, вак бәлеш, кыстыбый, татарча сыер ите һәм башкалар. Болар безгә бала чактан ук кадерле һәм без моны, традицион рецептларны саклап, еллар аша алып барырга тиешбез. Былтыр без Биләр җирендә “Секреты татарской кухни” программасын төшерүдә катнаштык. Быел өч районда “Милли кухня көне” чарасын үткәрүдә катнашачакбыз. Мәсәлән, 5 июньдә без Спас районының Болгар шәһәрендә Болгар цивилизациясе музее каршындагы “Зөләйха” кафесында булдык, кунаклар каршыладык. Бүген исә без сезне Биләр җирендә каршылыйбыз. 8 июньдә Әлки районының Базарлы Матак авылында “Актай” кафесында каршылаячакбыз. Традицияләрне үтәп, без милли гореф-гадәтләр буенча чаралар үткәрүгә заказлар кабул итәбез. Болар – туган көннәр, ифтарлар һ.б.лар. “Милли кухня көне” – бик кызыклы һәм файдалы чара, катнашучылар күбрәк булсын иде, чөнки бу бит аралашу һәм халык кухняларының нечкәлекләре белән алмашу.
Бүген теләсә кайда әзер өчпочмакларны, гөбәдия, чәк-чәк һ.б.ларны сатып алырга була. Ләкин алар өйдә пешерелгән белән чагыштырырлык түгел, чөнки татар ашлары башка халыкларныкы белән чагыштыргысыз. Аларны хаклы рәвештә уникаль дип атарга була.