Гадәттәгедән бер көнгә иртәрәк: 24 майда районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар булып узды.

2018 елның 29 мае, сишәмбе

24 майда районның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар булып узды. Тантаналы линейкаларда елга йомгак ясадылар һәм мәктәпне тәмамлаучыларны озаттылар, аларга чыгарылыш имтиханнарын тапшырасы бар. Бистәнең беренче мәктәбендә  хушлашу тантанасы дулкынландыргыч килеп чыкты. Мәктәп директоры Елена Белова, күз яшьләрен чак тыеп, унберенче сыйныфларга юл теләкләре теләде. Алар бурычлы булып калмадылар һәм һәр педагог исеменә җылы сүзләр әйттеләр, ә соңгы мәктәп вальсыннан соң, күккә өлкәннәр тормышы башлану символы булган бер өер күгәрчен очырдылар.

– Бүген безнең өчен гадәти булмаган көн – без мәктәпне тәмамладык, ләкин без алдыбызда яңа ачышлар, тәэсирләр, яңа тормыш булуына шатланабыз! – дип тәэсирләре белән уртаклашты Влада Тулаева.
– Соңгы кыңгыраудан хис-тойгыларның иге-чиге юк: шундый кызык, шәп булды, – ди аның кыз туганы һәм сыйныфташы Диана Гузюк. – Мәктәп белән хушлашу моңсу. Безгә бик күп нәрсә: белем генә түгел, ә бәлки үзләренең игътибарын, күңел җылысын биргән һәм безнең турыда кайгырткан укытучыларга рәхмәт.

Быел районда унберенче сыйныфны – нибары 83, тугызынчыны 278 кеше тәмамлый. Хәзер аларга чыгарылыш имтиханнары тапшырырга кирәк булачак. Мәсәлән, бүген үк инде Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче мәктәпне тәмамлаган Анна Морозова бөтен кеше белән математикадан имтихан тапшырачак.

– Куркыныч, әлбәттә, ләкин бирә алырмын, дип ышанам. Аннары 6 июньдә – рус теле һәм 14 ендә – җәмгыять белеме. Минем имтиханарны тапшырганнан соң  таможня хезмәтенә керәсем килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International