Алексеевск салым инспекциясендә “Ачык ишекләр көне” булачак

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Илнең барлык салым инспекцияләрендә физик затлар өчен “Ачык ишекләр көне” булачак: 23 апрельдә – иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр, 24 апрельдә – иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр.
Бу көннәрдә һәр граждан декларация тапшырырга тиешме икәнлеген белә, аны тутыру тәртибе турында консультация ала, программа ярдәмендә яки шәхси кабинет аша декларация тутыруда ярдәм итә, салым хезмәтенең электрон сервислары белән таныша, бурычы яки артык түләгәнлеге турында мәгълүмат ала, салым түләү буенча теләсә нинди сораулар бирә алачак.
 2017 ел керемнәре буенча салым декларациясе тутыру һәм тапшыру өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтында “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисын сайлау аеруча уңайлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International