Алексеевск балыкчылары өчен мөһим мәгълүмат 5 июньгә кадәр балык тотуга кагылышлы яңа чикләүләр кертелде

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

25 апрельдән 5 июньгә кадәр һәвәскәр һәм спорт балык тотуын тормышка ашырганда Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының, аларга коя торган елгаларның су биоресурсларының барлык төрләрен балык тоту коралының барлык төрләре белән тоту тыела. Бары тик калкавыч яки су төбенә җитә торган кармак кына искәрмә булып тора. Законлы балык тотуның икенче шарты – балыкны яр буеннан икедән артык булмаган кармак белән тоту. Браконьерлык фактлары ачыкланган очракта законсыз балык тотучы кешеләргә карата җинаять һәм административ йогынты ясау чаралары күреләчәк.
Сайттан алынган фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International