Алексеевск районы хуҗалыклары язгы кыр эшләрен өченче көн алып баралар

2018 елның 15 апреле, якшәмбе

 “Алексеевск” халык предприятиесе, “Родина” колхозы, «ВостокЗернопродукт»АҖ күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыралар. «Хәмитов»ның фермер хуҗалыгы көзге культураларны тукландыруга чыкты. 14 апрельгә күпьеллык үләннәр 1205 гектар, көзге культуралар 50 кг өстәмә тукландырылды. Ашлама һәр гектарга 100 килограмм исәбеннән кертелә. Үзйөрешле “Туман”, МВУ-8, “Амазоне” ашлама тараткычлары эшли.
12 апрельдә хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс булып узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов, Россельхознадзор, Казан дәүләт аграр университеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россельхозцентр, Гостехнадзор вәкилләре кергән комиссия хуҗалыкларыбызга бардылар.
 Традиция буенча конкурста төрле милек формасындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшләде, болар – “Родина” һәм “Алга” колхозлары, «Алексеевск» халык предприятиесе, “Кызыл Шәрык” бүлекчәләре, фермер хуҗалыклары.
  Әзерлекне кабул итү – бу көзге-кышкы чорда бөтен коллектив башкарган эшне бәяләү.
 Һәр хуҗалыкка баргач, бәяләү ведомосте нигезендә гадел баллар куелды һәм аларны исәпләү нәтиҗәләре буенча үткәрелгән конкурс җиңүчеләре билгеләнде.
 Беренче урын лаеклы төстә “Родина” колхозына бирелде.
 Хуҗалыкта тракторлар һәм тагылма авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау төгәлләнгән, сыйфатлы орлыклар бар, минераль ашламалар һәм дизель ягулыгы сатып алынган. Бөтен белгечләр һәм механизаторлар урыннарында.
 Икенче урын “Алексеевск” халык предприятиесенә бирелде.
 Хуҗалыкта шулай ук тракторлар ремонтлау да төгәлләнгән. Унбиш МТЗ-1221, сигез К-700, биш К-744, ике «Маккормика, алты МТЗ-82 тракторы әзерлек сызыгына куелган. Тырма, культиватор, чәчү һәм катоклау агрегатлары агрегатлаштырылган, алар буялган. Чәчү комплексларын ремонтлау төгәлләнеп килә, чәчү комплексына запас частьлар тулысынча кайтарылган.
  Хуҗалык зур, бүген анда 325 кеше эшли. Коллективның кәефе күтәренке булуын билгеләп үтәсе килә.
Хуҗалыкларда эш йомгаклары буенча комиссия Алексеевск районы авыл хуҗалыгы берләшмәләре язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерләр, дигән нәтиҗә ясады.
 Тулаем алганда, хуҗалыкларда кәеф яхшы, җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар урыннарында, соңгы җитешсезлекләр бетерелә. Кукуруз һәм көнбагыш орлыгыннан кала чәчелә торган барлык мәйданнарга чәчүлек материал бар.
 Дизель ягулыгы кайбер хуҗалыкларда тулысынча сатып алынган, җитешмәгәненә килешүләр төзелә һәм ягулык сатып алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International