2017 елның 19 сентябрендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирәсе Л.Белова, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече С. Дмитриева, Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Т.Белоусова тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Алексеевск районының Шәмә авылы кешесе Ямукова Энеби Паймулла кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Энеби Паймулла кызы гомере буе Шәмә авылының «Дружба» колхозында бозау караучы булып эшли. Намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнә, берничә тапкыр колхозның мактау тактасында билгеләп үтелә. Бер кыз табып үстерә. Ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Яхшы күңелле, ярдәмчел. Авылдашлары арасында абруе зур.