ЯҢАЛЫКЛАР


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау турында Закон кулланучыларның төп хокукларын: сыйфатка, иминлеккә, тулы һәм дөрес мәгълүмат алуга, җәмгыяви һәм суд яклавына хокукларын билгеләде.

Начар һәм куркыныч  метеорологик хәлләр фаразланмый

2018 елның 9 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә район муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар булачак. Сайлаулар Алексеевск  шәһәр җирлеге(8 нче округ),   Ромодан   (4 нче округ), Кыркүл   (5 нче округ), Зур Полянка  (3 нче округ)  авыл җирлекләрендә узачак.

Менә сигезенче ел инде Азнакай шәһәр-районында төрки халыкларның “Чатыр тауда уен” исемле халык иҗаты фестивале үткәрелә. Бу фестиваль үткән ел август аенда үтсә, быел июль аена туры килде – 13 июльдә булды. Ул фестивальгә Урта Тигәнәле авыл мәдәният йортының “Ак калфак” фольклор төркеме дә барды. Шул хакта редакциягә авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәисә МИҢНЕБАЕВА хат юллаган.

Менә инде бишенче ел рәттән Владимир кенәз хөрмәтенә изгеләндерелгән чишмә һәм часовня янында  Русьны чукындыру көнендә Войино авылы кешеләре һәм кунаклары җыела.

 

Активистларга авыл кешеләре дә кушылды. Алар бергәләп территорияне иске-москыдан, куаклыклардан чистарттылар һәм үләннәрне чаптылар. Шулай ук алар Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә изгеләндерелгән чиркәүнең төп өлеше җимерелгәннән соң ятып калган кирпечләрнең бер өлешен җыештырып алдылар. Анда хәзер чиркәү манарасы гына утырып калган.

 

   Алексеевск районында Хәрби-Диңгез Флоты көнен тантаналы төстә һәм зурлап бәйрәм иттеләр. Бәйрәм чаралары  диңгезчеләргә,  су асты көйәсендә хезмәт итүчеләргә һәм диңгез пехотачыларына монумент ачудан башланды.

Алексеевскиның “Салават күпере” («Радуга») комплекслы үзәге белгечләре мавыктыргыч уен үткәрделәр, анда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү  бүлегендә социаль хезмәттә торучы балигъ булмаганнар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International