Алексеевск районының фольклор коллективлары “Чатыр тауда җыен” фестивалендә катнаштылар

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

“Чатыр тауда җыен” фестивале
Менә сигезенче ел инде Азнакай шәһәр-районында төрки халыкларның “Чатыр тауда уен” исемле халык иҗаты фестивале үткәрелә. Бу фестиваль үткән ел август аенда үтсә, быел июль аена туры килде – 13 июльдә булды. Ул фестивальгә Урта Тигәнәле авыл мәдәният йортының “Ак калфак” фольклор төркеме дә барды. Шул хакта редакциягә авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәисә МИҢНЕБАЕВА хат юллаган.
–Без Урта Тигәнәле мәдәният йортында эшләп килүче “Ак калфак” фольклор төркеме белән икенче ел инде шушы фестивальдә катнашу бәхетенә ирештек. Алексеевск районыннан без ике коллектив бардык, икенче коллектив Зур Тигәнәле авыл мәдәният йортының “Хыял” төркеме иде.
Без 13 июльдә иртәнге 4 нче яртыда җыелып, 4 тә юлга чыгып киттек. Автобуста җырлап, күңел ачып, җәйге табигатьне күзәтеп бардык. Күз алдыбызда искиткеч гүзәл бер күренеш җәелеп китте. Матур биек таулар, шул тауларда үскән агачлар, киң урманнар хәзер дә үз алдыннан китми әле...
Сигез тулганда без Азнакайның милли үзәгенә килеп төштек. Безне, шулай ук башка районнардан килгән кунакларны милли киемнәр кигән кызлар чәк-чәк, бавырсак белән каршы алдылар. Шулай ук һәр районга волонтерлар билгеләнгән иде. Алар бөтен нәрсәне безгә аңлатып, ахыргача безнең белән бергә йөрделәр.
Фестивальдә төрле өлкәләрдән килгән фольклор төркемнәре катнашты, чит ил кунаклары, илнең төрле төбәкләреннән вәкилләр, республика җитәкчелеге дә чакырылган иде.
Беренче чиратта районнарны теркәү булды, чәй эчтек, шуннан соң безнең барыбызны да Чатыр тауга озаттылар. Анда инде “Чатыр тау кунак җыя” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.
Аннары “Чатыр тауда җыен” халыкара халык иҗаты фестиваленең тантаналы ачылуы булды. Фестивальгә килгән кунакларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләде, шулай ук Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан килгән кунаклар да чыгыш ясады.
Фестивальдә төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган “Чәк-чәк аланы“, “Сөлге аланы“ һәм “Халыклар дуслыгы“ урамы мәйданчыклары эшләде. Монда төрле милләт вәкилләренең хуҗалык экспозицияләре, кул эшләре ярминкәләре һәм милли ризыклар тәкъдим ителгән, халык уеннары һәм төрле мастер-класслар оештырылган иде. Үзешчән сәнгать коллективлары концерт номерлары белән чыгыш ясады, милли уеннар уйнатылды.
Җирле халык иҗаты, төрки халыкларның көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдырган күргәзмәләр белән таныштык. Төшке аштан соң концерт дәвам итте. Казан шәһәреннән килгән “Сорнай” һәм “Риваять” фольклор ансамбльләре концерты бәйрәмне төгәлләде.
Фестивальгә килгән коллективлар бик матур милли киемнәрдән чыгыш ясадылар. Без күп кенә яңа коллективлар, аларның иҗаты белән таныштык, дуслаштык, аралаштык. Барыбыз да бик матур чыгыш ясадык. Шундый фестивальләр, очрашулар күбрәк булсын иде, чөнки күп йөрсәң, күпне күрәсең, беләсең, күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә аласың, остарасың. Тагын бер кат әйтеп үтәм: шушы фестивальләр, әлбәттә, милли мәдәниятне үстерүгә, милли мирасыбызны саклап калып, аны киләчәк буыннарыбызга түкми-чәчми тапшыруга зур өлеш керттеләр һәм кертәләр. Шулар арасында районыбызның, үзебезнең дә булуыбызга бик шатбыз.
Алла кушып, киләсе елларга да мондый матур фестивальләрдә катнашырга насыйп булсын иде.
Үземнең “Ак калфак” төркеменә исәнлек-саулык, бәхет, шатлык, энергияләренең ташып торуын телим һәм аларга зур рәхмәт әйтәм.
Авылда эш күп, күбесенең балалары, оныклары җәйге ялда булу сәбәпле, берсе дә фестивальгә барудан куркып калмадылар, янып-көеп, үзләре башлап йөрделәр. Рәхмәт барысына да.
Фестивальдә бик күңелле булды. Безне бу фестивальгә юллап җибәргән район мәдәният йорты җитәкчеләренә дә рәхмәтебез чиксез. Фестивальдә катнашкан бөтен коллектив дипломнар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International