Воскресенск чиркәвенең мәхәллә кешеләре Рус Марасасы авылында чиркәү янындагы территорияне төзекләндерү буенча акция үткәрделәр

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Активистларга авыл кешеләре дә кушылды. Алар бергәләп территорияне иске-москыдан, куаклыклардан чистарттылар һәм үләннәрне чаптылар. Шулай ук алар Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә изгеләндерелгән чиркәүнең төп өлеше җимерелгәннән соң ятып калган кирпечләрнең бер өлешен җыештырып алдылар. Анда хәзер чиркәү манарасы гына утырып калган.

Алексеевск благочиниесе благочинные, протоиерей Павел Чурашов сөйләгәнчә, кешеләр җимерелгән чиркәүгә зур ихтирам белән карыйлар һәм әлеге кирпечне хуҗалык кирәк-яракларына тотмыйлар:

       Чиркәүләр төзегәндә файдаланылган кирпечне бары тик яңаларын төзегәндә яки иске дини корылмаларны торгызганда гына кулланырга мөмкин. Хәзер аның бер өлешен Лаештагы чиркәүне реконструкцияләү өчен алдылар. Ә зур өлешен Чистайда керәшеннәр чиркәвен төзү өчен файдалану планлаштырыла. Бу – әһәмиятле вакыйга булачак. Шуның белән без истәлекне саклыйбыз. Бу буыннан-буынга күчү дигән сүз. Ә шушы акцияне ядкарьләрне саклау, изге урыннар ташландык хәлдә булмасын өчен үткәрдек. Халкыбыз ХХ гасырда җибәргән хаталар турында истә тоту мөһим.   Изге Троица хөрмәтенә гыйбадәт кылу бинасында гыйбадәт кылып, иман нурын саклаган авыл кешеләренә рәхмәт. Ул да ремонт һәм игътибар таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International