ГЛАВА АЛЕКСЕЕВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
|
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫАЛЕКСЕЕВСКМУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
|
ПОСТАНОВЛЕНИЕ
01.07.2021 |
п.г.т. Алексеевское |
КАРАР
№ 49 |
«Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең реестрларын алып бару тәртибе турында Нигезләмә хакында» Алексеевск муниципаль районы башлыгының 2016 елның
29 мартындагы 17 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында
Татарстан Республикасы дәүләт органнарында һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре реестрын алып бару эшчәнлеген камилләштерү максатларында
карар бирәм:
1. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгының 2016 елның 29 мартындагы 17 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләрнең реестрларын алып бару тәртибе турындагы Нигезләмәгә түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:
4 пунктта «, шулай ук кәгазь чыганакта» сүзләрен төшереп калдырырга;
5 пунктта «һәм кәгазь чыганакта» сүзләрен төшереп калдырырга;
6 пунктны үз көчен югалткан дип танырга;
10 пунктның беренче абзацында «атасының исеме» сүзләреннән соң «(булган очракта)» сүзләрен өстәргә;
20 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«20. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәткәрләр реестрлары, аларга үзгәрешләр, аларда булган мәгълүматны санкциясез файдаланудан, юкка чыгарудан, модификацияләүдән, блоклаудан, күчерүдән, күрсәтүдән, таратудан, шулай ук башка хокуксыз гамәлләрдән яклауны тәэмин итеп, Мәгълүмати системада саклана.»;
2. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының җирле үзидарә органнарында әлеге карар үз көченә кергәнче кәгазь чыганакларда төзелгән муниципаль хезмәткәрләр реестрлары аларны төзегән көннән алып 5 ел дәвамында (катгый хисап документлары буларак) аларга рөхсәтсез кереп йөрүне булдырмый торган режимда саклана, шуннан соң Россия Федерациясе законнары нигезендә архивка саклауга тапшырыла».
3. Әлеге карарны Алексеевск муниципаль районының рәсми интернет-сайтында һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында (pravo.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.
4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе А.С.Харитоновка йөкләргә.
Муниципаль район башлыгы С.А.Демидов