Карар 02.07.2021 ел № 50 Кама аръягы ланд-милициясенең Биләр атлы полкы исемендәге «Алексеевск станицасы» хутор казак җәмгыяте Уставын раслау турында

   ГЛАВА

  АЛЕКСЕЕВСКОГО

МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

 

      ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

        АЛЕКСЕЕВСК

         МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

       БАШЛЫГЫ

 

ПОСТАНОВЛЕНИЕ

                   

02.07.2021

 

 

 

п.г.т. Алексеевское

   КАРАР

 

                               № 50

 

Кама аръягы ланд-милициясенең Биләр атлы полкы исемендәге «Алексеевск станицасы» хутор казак җәмгыяте Уставын раслау турында

 

 

«Коммерциячел булмаган оешмалар турында» 1996 елның 12 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль закон, «Россия казакларының дәүләт хезмәте турында» 2005 елның 05 декабрендәге 154-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия ФАДН Приказ тарафыннан расланган казак җәмгыятьләренең Уставларын килештерү һәм раслау турында типтагы нигезләмәнең 23, 25, 30-37 пунктлары һәм Идел буе казак гаскәрләре җәмгыятенең Татарстан Республикасы Алексеевск районы «Алексеевск станицасы» станица казак җәмгыяте атамаларына мөрәҗәгать итүгә бәйле рәвештә

 

карар бирәм:

 

  1. Кама аръягы ланд-милициясенең Биләр атлы полкы исемендәге «Алексеевск станицасы» хутор казак җәмгыяте Уставын яңа редакциядә расларга (Кушымта).
  2. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының рәсми сайтында, Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Симашевага йөкләргә.

 

 

Алексеевск муниципаль

районы башлыгы                                                                               С.А.Демидов 

doc
Скачать текст
DOC, 453.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International