|
ГЛАВА АЛЕКСЕЕВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
|
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫАЛЕКСЕЕВСКМУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШЛЫГЫ
|
ПОСТАНОВЛЕНИЕ
27.05.2020 |
п.г.т.Алексеевское |
КАРАР
№ 56 |
Наркотикларга каршы комиссия турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында
Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча 2020 елның 30 апреленнән нәтиҗәне карап, коррупциячел факторларны бетерү максатларында
карар кылам:
1. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгының «Наркотикларга каршы комиссия турында» 2018 елның 07 декабрендәге 116 номерлы карары белән расланган антинаркотик комиссия турындагы Нигезләмәгә түбәндәге эчтәлекле үзгәрешләр кертергә:
- 11 пунктны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:
«11. Комиссия карарлары Комиссия утырышында катнашучы гади күпчелек тавыш белән кабул ителә, беркетмә белән рәсмиләштерелә, ул Комиссия утырышы уздырганнан соң 3 көн эчендә Комиссия рәисе тарафыннан имзалана.».
2. Әлеге карарны Алексеевск муниципаль районының рәсми сайтында, Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштырырга.
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемдә калдырам.
Муниципаль район башлыгы С.А. Демидов