Карар 27.05.2020 ел № 51 Алексеевск муниципаль районында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча район ведомствоара комиссиясе турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

ГЛАВА

  АЛЕКСЕЕВСКОГО

МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

 

герб4

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

АЛЕКСЕЕВСК

МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

БАШЛЫГЫ

 

ПОСТАНОВЛЕНИЕ

 

27.05.2020

 

 

 

п.г.т.Алексеевское

   КАРАР

 

                             №  51

 

Алексеевск муниципаль районында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча район ведомствоара комиссиясе турында Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында

 

 

            Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча 2020 елның 30 апреленнән нәтиҗәне карап, коррупциячел факторларны бетерү максатларында

карар кылам:

1. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгының «Алексеевск муниципаль районында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча район ведомствоара комиссиясе турында» 2018 елның 05 июлендәге 72 номерлы карары белән расланган Алексеевск муниципаль районында тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча районара ведомствоара комиссия хакындагы Нигезләмәгә түбәндәге эчтәлекле үзгәрешләр кертергә:

- 7 пунктның 2 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Комиссиянең һәр әгъзасы бер тавышка ия. Комиссия карарлары комиссиянең утырышта катнашучыларның гомуми саныннан гади күпчелек тавыш белән кабул ителә. Комиссия рәисенең тавышы хәлиткеч була. Утырыш беркетмәсе комиссия утырышын уздырганнан соң 3 көн эчендә комиссия рәисе тарафыннан рәсмиләштерелә һәм имзалана».

2. Әлеге карарны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында Алексеевск муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны үз өстемдә калдырам.

 

Муниципаль район башлыгы                                                                        С.А. Демидов

docx
Скачать текст
DOCX, 29.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International