2014 елның 28 августында ТР Экспортка ярдәм итү үзәге (шуннан соң – Үзәк) "Effective Business Writing" ( Нәтиҗәле эш хаты) темасы буенча экспортка ориентлашкан эшмәкәрләр өчен инглиз теле буенча бушлай белем бирү семинары үткәрәчәк. Әлеге семинарда катнашуга башкарма комитет вәкилләре, шулай ук Алексеевск районы эшмәкәрләре чакырыла.
2014 елның 3-6 декабрендә Джакарта шәһәрендә (Индонезия) җитештерү җиһазлары, материаллары һәм технологияләренең «Manufacturing Indonesia 2014 Series» исемле 25нче Халыкара сәнәгать күргәзмәсе булачак. Өстәмә рәвештә килеп туган барлык сораулар белән (843)223-06-74 телефоны буенча үзәккә мөрәҗәгать итәргә. Адрес: Казан шәһәре, Чернышевский урамы, 33нче йорт.