ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2012 ел
чәршәмбе
Узган атнада районның берьюлы ике торак пунктында өй туйлары үткәрелде. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы аркасында аларның бала чактан инвалид  балалары үзләренең яңа өйләреннән ачкычлар алдылар.
Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны һәм тыл хезмәтчәне Ефимова Анна Владимировна 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

20
июль, 2012 ел
җомга
1989 елдан башлап изге Болгар төбәгендә борынгы бабаларыбызның Ислам динен кабул итүгә багышланган җыены булып уза. Бу вакыйганы мөселман халкы ел саен түземсезлек белән көтеп ала. Изге җиргә барган һәркемнең максаты – гасырлар дәвамында Ислам динен кабул итүдә зур йогынты ясаган Мөхәммәд пәйгамбәрнең көрәштәшләрен искә алу, шушы җирләрдә үлеп калган сәхабәләр рухына дога кылу, борынгы бабаларыбыз укыган мәчетләр нигезендә намазлар уку, кече манара янына барып вәгазьләр тыңлау, Аллаһка якынаю. Табигатьнең иң гүзәл бер җиренә урнашкан изге Болгар быел тагын да зуррак үзгәрешләр кичергән: «Болгар» музей-тыюлыгында борынгы башкаланы тергезү максатында саллы комплекс сафка баскан.
Июнь башларында бистә үзәгендә “Эдем”ЧҖҖның “Оазис” сәүдә комплексы клиентлар өчен үз ишекләрен киң ачты. Бу хакта газетабызда да хәбәр иткән идек инде. Бүген аның директоры Разия Вәгыйз кызы Җаббарова белән шушы сәүдә комплексының эше, киләчәккә планнары турында сөйләшәбез.
17 июльдә Чистай элеваторына быел җыеп алынган беренче икмәк килде. Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай һәм Алексеевск районнарыннан яңа уңыш икмәген төяп килгән дистәләрчә машинадан торган колонна аны тапшырыр алдыннан дымлылыгын тикшертү өчен чиратка тезелгән.
Иң кызу ай уртасында Ахтыр коесы янындагы күлне чистарту буенча экологик акция булып узды. Анда инде районыбыз дусларына әйләнгән рус географик җәмгыяте водолазлары катнашты. Аларга бистәбезнең берничә дистә кешесе дә кушылды.

18
июль, 2012 ел
чәршәмбе
Ике елдан соң “Олимп” балалар спорт лагере яңадан эшли башлады. Узган 10 елдагы кебек, хәзер Речное авылыннан ерак түгел палаткаларда спортчылар яши.

13
июль, 2012 ел
җомга
Район башлыгы Владимир Козонков сугыш ветераны, педагогия хезмәткәре Макарова Клавдия Антоновнаны 90 яшьлеге белән котлады.
Бүгенге көндә барчабыз да төрле гәҗитләрдән, телевизордан ишетеп, күреп, дөньяда булган төрле шартлаулар, кеше үтерүләр турында, гомумән алганда, террорчылык хакында беләбез. Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим.
Элек алкогольле продукция сатучы оешмалар һәм кибетләр аны склад биналарында башка продуктлар белән бергә саклый ала иделәр. Бу елның 1 июленнән спиртлы эчемлекләрне саклауның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Алар турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена ГАЛИЕВАның сөйләвен сорадык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International