ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Узган якшәмбедә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм уңаеннан, эшчәнлекләре, коллективтагы бурычлары турында “Биләр урманчылыгы” җитәкчесе Галим Хәбибуллин сөйли.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре һәм Дәүләт санитар-эпидемиологик  хезмәтнең  90 еллык юбилее уңаеннан муниципалитет башлыгы Владимир Козонков котлау юллаган.

10
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Рамазан гаете – барлык мөэмин-мөселманнар өчен көтеп алынган иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Быел ул Алексеевск районы Кыр Шонталысы халкы өчен аеруча истәлекле булды:  авыл уртасында сап-сары нарат бүрәнәләрдән салынып,  нур балкытып торучы, гает намазларын бергәләп укырлык  200 кеше сыешлы “Хамзә” мәчете  ачылды. 

7
сентябрь, 2012 ел
җомга
Узган сишәмбедә Алексеевск районы мәдәният йортында онытылмаслык талантлар бәйрәме – Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» республика фестивале зона этабы үтте.
Алексеевск район газ хезмәте коллективы җитәкчеләре Тәлгат Назыйровны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итә. Хезмәттәшләре аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшендә уңышлар тели.
Җәйләр артта калды, җәйләр белән бергә 2012 елның урып-җыю кампаниясе дә. Районда  72, 6 т. ашлык җыеп алынды.  Кырларда 100 комбайн һәм 70 ашлык ташучы йөк автомобиле эшләде. Урып-җыю йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе,  халыкны еллык икмәк белән тәэмин итүче алдынгыларны, иң яхшы комбайнчы һәм машина йөртүчеләрне билгели.
Җәйнең соңгы аенда 26 яшь пар өчен (ел башыннан – 105) ЗАГСта Мендельсон маршы яңгыраган, бу вакыт эчендә 4 кеше (46га карата) мөнәсәбәтләрен өзгән.

5
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Сентябрьнең беренче көне һәркем өчен үзенчәлекле. Бөтен ил буйлап меңләгән малайлар һәм кызлар чәчәк бәйләмнәре тотып, сыйныфташлары һәм яраткан укытучылары белән очрашуга сөенеп, күтәренке кәеф белән мәктәпкә бара. Алар арасында мәктәп кыңгыравы чыңлавын беренче тапкыр ишетүче кечкенә укучылар да бар. Быел безнең районда мондыйлар 271 бала иде.
Бүген нәфис әйберләр туку фабрикасын хаклы рәвештә районның күренекле урыннарының берсе, Алексеевск осталарының иң яхшы традицияләренең чишмәбашы һәм аларны кадерләп саклаучы дип атыйлар.

3
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Бу көннәрдә район үзәгендә “Автоледи” конкурсы булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International