Пәнҗешәмбе көнне, 19 июньдә, Алексеевскида янгын булды – Есенин урамының 9нчы йортында яшәүче кешеләрнең 20гә якын сарае янды.
Биләр, Чуваш Майнасы һәм Шәмә авылларының клуб хезмәткәрләре оештырган чара барышында әлеге авыл яшьләре арасында футбол буенча мини-турнир булып узды. Чув. Майна авыл мәдәният йорты директоры Геннадий Егоров Биләрдәге коллегасы Акиф Зарбиев белән бергә яшьләр белән наркотиклар, алкоголь һәм тәмәке куллануның зарары турында профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Алексеевск районының футбол сөючеләре һәм яшьгвардиячеләре футбол буенча Россия җыелма командасына ярдәм итеп тордылар.
Теннис кортында Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары, шулай ук Самара, Ижевск, Днепропетровск спортчылары очрашты. Кызу көрәш нәтиҗәсендә Станислав Фомин – өченче, Валерия Пашагина һәм Яна Рамазанова дүртенче урыннарны яуладылар.