Җанатарлар үз автомобильләрен Россия әләмнәре белән бизәгән иделәр һәм автоколонна белән, алексеевскилыларны Россия җыелма командасына уңыш теләп торырга чакырып, бистә урамнарыннан уздылар. Җыелма команда үзенең беренче матчын хәзер Бразилиядә үтүче футбол буенча дөнья чемпионатында үткәрде. Яшь гвардия штабы җитәкчесе урынбасары Раил Вәлиуллин акциядә катнашучыларга Россия триколоры төшкән тасмалар тапшырды.
Автоузышны оештыручы Дмитрий Аличев мондый акцияләр җыелма команданың һәр матчы алдыннан үткәреләчәк, дип билгеләп үтте. Һәркем акциядә катнаша ала. Киләсе автоузыш 22 июньгә билгеләнде. Ул кичке 6да Чиркәү мәйданында старт алачак