Алексеевскида Республика һәм бистә көннәрен билгеләп үттеләр!

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Бәйрәм чаралары  Чиркәү мәйданында башланды, анда бала-чага асфальтта Татарстан символларын һәм бәйрәм белән котлауны ясады.

Икенче мәктәпнең  спорт мәйданчыгында Республика һәм бистә көннәренә багышланган бәйрәм концерты булды. Бу кичтә сәхнәдә тамашачылар өчен үзешчән сәнгать артистлары концерт куйды. Ә канатта йөрүчеләр тамашасы  программаның кадагына әйләнде, аны алексеевскилыларга Дагестан циркачлары бүләк итте.

Сәхнәдә шулай ук  төзекләндерү буенча конкурска йомгак та ясалды. Иң төзек өйләр һәм предприятиеләр вәкилләре призлар алдылар.
Бәйрәм матур фейерверк белән тәмамланды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International