Владимир Козонков мөселманнарны изге Корбан гаете белән котлады

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Владимир Козонков  районның барлык мөселманнарын якынлашып килүче изге бәйрәм – Корбан гаете белән котлады

- Мөселман дөньясында иң хөрмәт ителә торган һәм изге бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете, ул Исламның югары әхлакый нигезләрен – шәфкатьлелек, игелеклелек һәм кешеләргә мәхәббәтне гәүдәләндерә. Якын кешеңне кызгану, башка дин әһелләренә хөрмәт белән карау кешеләргә рухи чисталыкны саклап калырга булыша.

Исламның югары гуманистик кыйммәтләре киләчәктә дә рухилыкны, бер-береңне аңлауны, бердәмлекне һәм күп милләтле районыбыз халыклары арасында татулыкны ныгытуга хезмәт итсен, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм  үзара килешеп яшәүне саклап калуга булышсын иде.  

Әлеге якты бәйрәмдә барлык мөселманнарга нык сәламәтлек, бәхет, гаиләләренә муллык  һәм иминлек, барлык яхшы башлангычларында һәм эшләрендә уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International