Михаил Бабич татарстанлыларны Татарстан Республикасы көне белән котлады

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Бу бәйрәм – зур илнең  тату халыклар гаиләсендә кече ватаннары буларак  туган җирләре кадерле булган бөтен кешене берләштерү символы ул. Бөек Россиянең аерып алгысыз өлеше – Татарстан – мәдәниятләренең күп төрлелеге һәм диннәр  диалогына нигезләнгән үз образын саклый.

Бүген Татарстан икътисадта һәм социаль өлкәдә лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә. Республикада югары технологик сәнәгать производствосы уңышлы үсә,  юллар, спорт һәм социаль объектлар төзелә, тормышның барлык өлкәләренә дә диярлек мәгълүмати  технологияләр кертелә. Татарстан – хезмәттәшлек итү, иң төрле юнәлешләрдә яңа идеяләр һәм проектларны гамәлгә ашыру өчен ачык төбәк ул.

Сезне Республика көне белән чын күңелдән котлыйм һәм күп милләтле Татарстан халыклары гаиләсенә тынычлык һәм иминлек, Ватаныбыз – бердәм, көчле  һәм чәчәк атучы Россия хакына яңа казанышлар һәм уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International