Ә син прививка ясаттыңмы?

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Чистай, Спас районнарындагы территориаль бүлеге  Алексеевск үзәк район хастаханәсенә  балаларга һәм өлкәннәргә вакцина ясау өчен “Совигрипп”ка каршы вакциналар кайтуын хәбәр итә. Вакциналарда А һәм В гриппы вирусларының актуаль штаммнары бар, алар алда торган эпидемик сезонда әйләнеп йөриләр.

Хәзерге вакытта Алексееевск  районында каты вируслы респиратор инфекцияләре белән авыручылар саны эпидемик  бусагадан түбәнрәк һәм нәкъ менә шуңа күрә хәзер гриппка каршы вакцина ясау өчен иң уңай вакыт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International