Алексеевск районында иң яхшы комбайнчыларны билгеләп үттеләр

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Петр Зайцев (сулда) яхшы нәтиҗәләре өчен бүләкләнде «Алексеевск»  предприятиесендә уракның иң яхшы комбайнчыларын акчалата премия белән билгеләп үттеләр.
Алдынгыларга бүләкләрне, игенчеләрне эшләреннән аермас өчен, турыдан-туры басуда тапшырдылар. «Алексеевск» халык предприятиесенең баш агрономы Степан Скворцов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Газинур Мусин «Лексион» һәм «Акрос»та эшләүче  Линар  Мостафин белән Михаил Харлампиевны котладылар.
Әлеге хуҗалыкта  яшь комбайнчы Петр Зайцев алда бара. «Лексион»да ул 1432 тонна ашлык суктырды. Аграр университетның өченче курс студенты комбайнда өченче ел эшли,ә моңа кадәр шулкадәр үк сезон  комбайнчы ярдәмчесе булган. Петр үзе сөйләгәнчә, басуда эшләү студент өчен яхшы ярдәмче булып тора.
- Бу сезонлы эш, аның өчен яхшы түлиләр. Асылда, үзеңне бер елга акча белән тәэмин итәргә  җитә, - ди ул.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International