Гражданнарның сорауларына ТР Мәгариф һәм фән, ТР буенча Эчке эшләр, ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары һәм ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре җавап бирәчәк.
2017 елның 29 августында иртәнге 10 нан көндезге 2 гә кадәр Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә урта гомуми белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү мәсьәләләренә багышланган «кайнар линия» үткәреләчәк.
Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы кулланучылар хокукларын һәм кешенең иминлеген яклау өлкәсендә Федераль хезмәт идарәсе вәкилләре җавап бирәчәк.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 221-80-38.