Владимир Козонков район үзәге һәм район кешеләрен бәйрәм белән котлый!

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Район башлыгы Владимир Козонков Татарстан Республикасы көне һәм  Бистә көне алдыннан район үзәге һәм район кешеләрен бәйрәм белән котлый!

-  Хөрмәтле алексеевскилылар! Сезне чын күңелдән  Республика һәм Бистә көне белән котлыйм. Безнең чын мәгънәсендә данлы ягыбыз – Алексеевск районы  - безнең горурлыгыбыз. Тарихы һәм традицияләре белән бай туган ягыбыз республиканың алдынгы районнары арасында тора. Район сезнең тырышлыгыгыз һәм кече ватаныгызга тугрылылыгыгыз аркасында үсә һәм чәчәк ата.

Россия дәүләтенең көче аның халыкларының һәм төбәкләренең көчендә. Бүген республикабыз – куәтле, көндәшлеккә сәләтле, динамикалы үсүче төбәк. Татарстан максатка юнәлешле алга омтыла.

Без, татарстанлылар, кыйммәтләрне:  мәдәниятебезне, традицияләребезне, рухилыгыбызны, милли үзенчәлекләребезне күз карасыдай саклыйбыз. Төбәгебезнең төп кыйммәте – республикабыз кешеләре.

Алексеевскилылар, мин сезгә нык сәламәтлек, игелекле башлангычларыгызда уңышлар, бәхет, тынычлык һәм яхшылык телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International